Әлки районында беренче Россия мөселман бизнесе узачак

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

19-20 июньдә Әлки районында бөтен илдән иң уңышлы мөселман эшмәкәрләре беренче Россия ислам бизнес-Сабантуена җыелачак. Мондый вакыйга Татарстанда беренче тапкыр уза. Бәйрәмне РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Әлки районы администрациясе белән берлектә оештыра.

Сабантуй милли уеннар һәм спорт ярышлары белән традицион форматта да, шулай ук бизнес-уеннар һәм стратегияләр каралган махсуслаштырылган урыннарда да узачак. Моннан тыш, бәйрәмдә катнашучыларның балалары өчен аерым программа оештырылачак. Ислам бизнесменнары капчык киеп йөгерү, аркан тарту, капчык белән көрәшү, бадминтон, волейбол, чүлмәк вату, балык тоту, йөгерү һәм башка бик күп уеннарда көч сынашачак. Шулай ук көрәшчеләрнең чыгышлары да көтелә, мәйданда атта да йөрергә мөмкин булачак.

Моннан тыш, PrivateClub Россия мөселманнары ассоциациясе әгъзалары РФ агросәнәгать комплексы президенты Айдар Шаһимәрданов һәм Әлки районы Башлыгы Александр Никошин белән очрашачак. Тәҗрибә уртаклашу кысаларында уңышлы җитештерү компанияләрендә һәм Татарстанда бердәнбер, Базарлы Матак авылында урнашкан космонавтикага багышланган музейда булу планлаштырыла. Анда чын скафандр һәм космонавтларның көнкүреш әйберләрен күрергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, бизнес-Сабантуй уникаль мәйданчык булачак, анда ислам эшмәкәрләре файдалы элемтәләр урнаштыра, партнерлар таба һәм үзләре өчен инвестицияләр проектларын билгели алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International