Базарлы Матакта иң төзек һәм матур йорт-җир –Толстовларныкы

2021 елның 18 июне, җомга

Бәйге комиссиясенең бу карары район Сабан туенда игълан ителде һәм уңган хуҗалар бүләкләнде. Берничә ел элек район үзәгенә күченеп кайткан Толстовларның йорт тирәләренә сокланмаган кеше юктыр. Алар капка төпләрендә бик матур чәчәкләр үстерәләр. Ә янәшәдәге чокыр буенда кечерәк кенә парк ясап куйганнар. Ул паркта нинди генә әкият геройлары юк! Беркемне дә битараф калдырмый торган бу матурлыкны Алексей Константинович һәм Лидия Семеновна үз куллары, үз фантазияләре һәм тырышлыклары белән булдырганнар. Кыш көне исә аларның өйләре аллы-гөлле гирляндалар белән балкып утыра, капка төпләрен  төрледән-төрле кар сыннары бизи. Шул рәвешле уңган хуҗалар бөтен урамны ямьләндерәләр, кешеләргә шатлык, күңел күтәренкелеге бүләк итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International