Әлки районы ЗАГС бүлегендә быел дөньяга килгән 36 малай, 26 кыз теркәлгән

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

 

Аларның өчесе – малай, өчесе – кыз. Бер бәби – гаиләдә беренче, өч бәби – икенче, берсе өченче бала булып туган.

  Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Александр һәм Елена Крыловларның исә бишенче шатлыклары – кызлары Валентина дөньяга килгән.

Ел башыннан бирле ЗАГСта 36 малай, 26 кыз исәпкә алынган.

Июльдә 10 пар өйләнешкән, ә елның беренче җиде аенда 44 гаилә төзелгән. Узган айда  5 гаилә (ел башыннан – 26)  аерылышкан, 26 райондашыбыз (ел башыннан – 178) бакыйлыкка күчкән.

Чагыштыру өчен: 2020 елның июлендә ЗАГС бүлегендә 8 бәби (ел башыннан – 68) исәпкә алынган, 7 туй (30) булган, 4 гаилә (17) таркалган, 40 кеше (197) арабыздан киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International