Хөрмәтле якташлар һәм Әлки районы халкы! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!Бу бәйрәм барыбызны да: шушы җирдә туучыларны да, Татарстан икенче ватанына әйләнгәннәрне дә берләштерә. Республикабыз тотрыклылык, татулык һәм иминлек үрнәге булып тора.Татарстанда хезмәт сөючән, кунакчыл, үз эшенә һәм туган җиренә тугрылыклы, үзләре һәм якыннары өчен иң яхшы киләчәккә омтылучы кешеләр яши.Республика ярдәме белән районыбыз динамик үсештә: капиталь ремонт буенча зур эш алып барыла, яңа балалар бакчалары һәм спорт мәйданчыклары, спорт объектлары төзелә.Мәдәният һәм ял парклары, асфальт юлларның яңа ленталары һәм башка бик күп нәрсәләр сафка баса.Болар барысы да балаларыбыз һәм районыбыз халкы өчен.
Бәйрәм көнендә барлык әлкилеләргә игелекле башлангычларында уңышлар, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим! Республикабыз һәм районыбызга тынычлык һәм олы үрләр, һәр гаиләгә татулык һәм иминлек!