Аяк киемен мәҗбүри маркировкалауны кертү кулланучылар хокукларын яклаячак, базарны легаль булмаган товарлардан азат итәчәк, ялган продукциянең законсыз әйләнешен туктатачак.
Продукциягә цифрлы маркировканың булуы товарның законлы башкарылуын, аның сыйфаты күрсәтелгән таләпләргә туры килүен күрсәтә. Һәр кулланучы үз смартфонында махсус кушымта ярдәмендә кодны сканерлап ала һәм товар турында кирәкле мәгълүматны сатып алганчы белә ала. Бу намуслы бизнеска һәм коррупция куркынычларына административ йөкләнешне киметә, бер үк вакытта контроль-күзәтчелек органнарына билгеләнгән таләпләр бозылган очракта оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Тәмәке һәм папирос, шулай ук тиешле маркировкадан башка аяк киеме товарлары сату фактлары ачыкланганда, Нурлат шәһәре Мәктәп ур., 10 й. адресы белән урнашкан Нурлат шәһәренең территориаль бүлегенә тел.84345-2-05-38, 2-08-83 телефоны аша, сатучы турында, чек, фото һәм видео-материаллар кулланып мәгълүмат бирүләрен сорыйбыз