11 сентябрьдә, шимбә көнне, Арча районы Яңа Кырлай авылында традицион бәйрәм – Ат көне оештырыла. Бу көнне ат-спорт ярышлары үткәрелә. Чараның тантаналы ачылышы 11.00 сәгатьтә планлаштырылган. Ат чабышлары Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан атчылыгы һәм ат спорты федерациясе ярдәмендә үткәрелә.
Ат чабышлары форматы халыкара статуска ия, 40, 80 һәм 120 чакрымлы популяр ярышларда Татарстан спортчылары гына түгел, башка Россия төбәкләре, шулай ук якын чит ил вәкилләре дә катнашачак. Чара кысаларында чиста канлы, ярымканлы һәм җирле токымлылар чабышлары һәм атларда көрәш буенча «Аударыш» конкурсы планлаштырылган. Кыскарак дистанцияләрдә, ике чакрымга кадәр, «Авыл егетләре» чабышларында татар токымыннан булган атлар ярышачак. Приз фонды ике миллион сумга якын тәшкил итә.
Гадәти булмаган конкурслар да булачак: атларны арбага җигү тизлегенә һәм иң матур арбага конкурс, “Сельский снайпер”, “Кумысмен”, рәсемнәр бәйгесе, ат ярышы, билбау көрәше, “Өчпочмак” милли камыр ризыкларын ашау чемпионаты, концерт һәм, әлбәттә, авыл хуҗалыгы ярминкәсе.
Барлык теләүчеләрне ат спорты бәйрәменә кушылырга чакырабыз!