Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 7 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2 гр.га кадәр салкыннар көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Туфрак өслегендә кырау булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы культураларының - җиләк-җимеш һәм орлык культураларының һәм җылы яратучы үсемлекләрнең зыян күрүе һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне туңудан саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән капларга кирәк.
Яшь үсентеләрне туңудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан еш кулланыла торган иң практик ысул булып үсемлекләрне каплау тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрланган кәгазь, куыклы пленка, салам яки тростник маталар).
Берәр проблема килеп чыкса, сез һәрвакыт бердәнбер ашыгыч шалтырату номерына мөрәҗәгать итә аласыз - "101,112". Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә, телефоннан һәм кәрәзле телефоннан бушлай.
Татарстан Республикасында Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.