Китапларда авторның автографы да бар. Китапны район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, авыл китапханәләренә килүчеләр дә яздырып ала һәм укый алачак, чөнки аларны филиаллар буенча таратачаклар. Комплекция бүлеге җитәкчесе Марина Сидорова сүзләренчә, китаплар мондый очракларда каралган процедураны үтәргә тиеш, аннары авыл китапханәләренә җибәреләчәк.
Мансур ага - Әлки районының шәрәфле гражданы, Түбән Кама шәһәренең аксакаллар советы әгъзасы,шәҗәрәләр төзү остасы.Аның бу китабы әлки китап сөючеләренә кызык булыр дип ышанасы килә.