Социологик тикшеренү үткәрү турында

2021 елның 10 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) 2021 елның 10 - 19 сентябрендә «Татарстан Республикасы халкының күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгатьлелеге» социологик тикшеренү үткәрү турында хәбәр итә.

Сораштырулар Татарстан Республикасы гражданнарының мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, мәдәният, иҗтимагый инфраструктура, иҗтимагый киңлекләр һәм эшкуарлык өлкәләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына мөнәсәбәтен өйрәнү максатыннан үткәрелә.

Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халык һәм бизнес вәкилләренең сораштыру» бүлекчәсендә онлайн анкеталы сораштыру үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International