Базарлы Матак мәктәбендә «Татарча диктант»акциясе узды

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Диктант башланганчы тамашачылар алдында сәламләү сүзе белән татар теле укытучылары Рәсимә Мисбахова һәм Вилә Хафизова, Миләүшә Фәттахова чыгыш ясады. Алар язма эш язуда уңышлар теләделәр, әлеге акциянең мөһимлеген ассызыкладылар, чөнки бу вакытта диктантны бөтен дөньяда татарлар да, башка халыклар вәкилләре дә яза.

Татар телендә диктантны 300 укучы, шулай ук укытучылар һәм ата-аналар язган. Акция нәтиҗәләрен diktant.tatar сайтында белергә мөмкин булачак, алар аны язганнан соң бер айдан да соңга калмыйча басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International