«Безнең белгечләр авыл хуҗалыгы җирләрен тычкансыман кимерүчеләрнең яшәвен тикшерделәр. Барлыгы 19,7 мең га мәйданда чәчүлекләр тикшерелде, шул исәптән 2022 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүлекләре – 13 мең га тычкансыман кимерүчеләр тикшерелгән мәйданның 36% ы күзәтелә, көзге культураларда бу күрсәткеч түбәнрәк һәм 17,7% тәшкил итә», – дип билгеләп үтте «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.
Көзге культураларда кимерүчеләр оясы саны гектарына уртача– 5,9, күпьеллык үләннәрдә-17,2.
Шул ук вакытта Апас районында 137 га мәйданда чәчелгән уҗым культураларында 1 гектарга кимерүчеләрнең 15 оясы корылган. Азнакай районында 241 га күпьеллык үләннәрдә 1 гектарга 83 оя ачыкланган.
Учреждение мәгълүматларына караганда, көзге культуралар чәчүлекләрендә тычкансыман кимерүчеләренең зыянының икътисадый чиге, бакчаларда – гектарына 30 оя, күпьеллык үләннәрдә – гектарына 70 оя.
"Бу кимерүчеләр белән көрәшү өчен хуҗалыкларга агуланган азык (приманка)ярдәмендә профилактик чаралар үткәрергә кирәк. Препаратларның биологик нәтиҗәлелеге 85-90%ка җитә. Кимерүчеләр азыкны ашаганда зарарлана. Кирәк булганда мондый чараларны тагы 7-10 көннән кабатлыйлар», - дип ачыклык кертте Любовь Занина.
Приманка куллану ысулларына килгәндә, махсус аппликаторлар ярдәмендә ояга кулдан кертү, асылмалы сиптергечләр белән сиптерү.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан филиалы белешмәләренә караганда, республикада 9 сентябрьгә көзге культуралар 2022 ел уңышы өчен 414 мең га чәчелгән, бу фаразга карата 78,1% тәшкил итә. Көзге чәчүлекләр уҗымнары шыта башлау фазасында.