Кыргый кош җылы якка очып киткәндә, кырларга, сулыкларга ял итәргә утырып, торак пунктларга очып кереп кош-корт белән элемтәгә керергә һәм вирус йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә йорт кошларын ябып тотарга, сулыкларга җибәрмәскә кирәк. Якын арада суя башласаң тагы да әйбәтрәк. Чөнки вирус тапшыру һава-тамчы юлы белән гамәлгә ашырыла. Әгәр хуҗалыкта хәтта бер кош вирус белән чирләсә дә, бөтенесен яндыралар.
Кош-кортның күпләп авыруы яки үлүе ачыкланган очракта кичекмәстән участок ветеринария табибларына яисә район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.