1Базарлы Матак урта мәктәбендә “Нәрсә ул матурлык?”дигән темага интегральләшкән  класс сәгате узды.

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

15 сентябрьдә Базарлы Матак урта мәктәбендә “Нәрсә ул матурлык?”дигән темага интегральләшкән  класс сәгате узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары  Хәбибуллина Энҗе Нуртдиновна һәм Гатауллина Гөлнур Харисовна 6 сыйныф укучыларын татар әдәбияты прозасы һәм поэзиясендә матурлык темасының бирелеше белән таныштырды. Әдипләребез иҗатыннан үрнәкләр тыңланды. Эчке һәм тышкы матурлык турында видеофильм күрсәтелде.

        Класс сәгатенең икенче өлешендә мәктәп шәфкать туташы Сафиуллина Зилә Наиловна матурлык темасы буенча медицина күзлегеннән чыгып үзенең фикерләрен укучыларга җиткерде, киңәшләр бирде.

        Чара укучыларның матурлык турындагы күзаллауларын киңәйтү, үз өстеңдә эшләү,  үзеңдә иң яхшы сыйфатлар тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

        Класс сәгатендә укучыларның чыгышлары да, төркем эшләре дә, викторина да булды. Барлык балалар да активлык күрсәтте. Тема балаларда зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International