Социаль хезмәтләргә ялгыз (ялгыз яшәүче) өлкәннәр һәм чит кеше каравына мохтаҗ инвалидлар турында мәгълүмат җибәрегез

2021 елның 17 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның туганнары ягыннан тиешле тәрбия алмау яки ялгызлык аркасында кирәкле ярдәмсез калу очраклары бар.

Җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкән яшьтәге гражданнар проблемаларына җәлеп итү, ялгыз өлкәннәргә, туганнарсыз калганнарга ярдәм күрсәтү максатыннан, халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәкләренә өлкән яшьтәге һәм чит ярдәмгә мохтаҗ булган туганнары ташлап киткән ялгызлар һәм  инвалидлар турында белешмәләр җибәрүне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International