Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр бирү өчен гаризалар сайлап алу башлануы турында игълан итә

2021 елның 17 сентябре, җомга

Сайлап алу агымдагы елның 13 сентябреннән 12 октябренә кадәр барачак.

 Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2001 елның 30 июнендәге 514 номерлы «Аерым юнәлешләр буенча агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында» карары белән расланган “Федераль бюджеттан финанслана торган чыгымнарның бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына  субсидияләр бирү тәртибе” нигезендә үткәрелә.

Документлар түбәндәге адрес буенча  кабул  ителә:  420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307  каб.

Кабул  итү  дүшәмбе – җомга көннәрендә   9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес: 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә  кадәр) башкарыла. Элемтә өчен телефон:  843) 221 76 85.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International