Бүген «Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУнең 7 "В" сыйныф укучылары Хөснетдинова Э.И. җитәкчелегендә Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музей хезмәткәрләре тарафыннан күзәтү экскурсиясе үткәрелде. Балалар Әлки районының мәгариф һәм үсеш тарихы белән таныштылар. Шулай ук кызыклы квест үткәрелде.