Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең әзерлек төркемнәре балалары арасында «Дөньяга тынычлык» рәсем конкурсы узды

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Балалар бу мавыктыргыч шөгыльгә иҗади якын килделәр. Барлык эшләр дә диярлек балаларның бай рухи дөньясын, аларның ватанга булган мәхәббәтен, тынычлыкка һәм дуслыкка омтылышын чагылдырды. Шулай ук балалар белән "Таныш булмаган кешеләр белән үзеңне ничек тотарга?” , "Шикле әйберләр табылганда үзеңне ничек тотарга?” дигән темаларга әңгәмә оештырылды. Балалар белән “Мина кыры”  уены оештырылды. Аның кагыйдәсе буенча уенда катнашучылар, тимичә генә бау астында узарга тиеш иде. Чара ахырында барлык балаларга да кечкенә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International