-Күбебез Рамилә апа укучылары бит. Без аны яратабыз, хөрмәт итәбез. Ул безне төгәллеккә өйрәтте. Ә безнең эштә ул бик мөхим,-ди участок рәисе Энҗе Фәттахова.
Хезмәт ветераны Рамилә апа 4 дистә елга якын гомерен балаларга математика фәнен укытуга биргән.
Тәҗрибәле укытучыны Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә бәялиләр. Аның укучылары БДИны уңышлы тапшыра, математика олимпиадаларында яхшы нәтиҗә күрсәтә.