Дөрес, әлегә туңга сөрү темплары теләгәннән түбәнрәк. Чөнки механизаторлар да, алар хезмәт куйган техника да башка эшләргә, шул исәптән урып-җыюга җәлеп ителгән. Кырлардан кукуруз, көнбагыш уңышын җыйгач, алар да туңга сөрүгә кушылып китәчәк.
Быел җир эшкәртү башлыча туфракны сөрү юлы белән башкарыла, чөнки сука белән эшкәртелгән кырларда дым да әйбәтрәк саклана, чүп үләннәр дә юк ителә. Сөрелгән кырлар уңышны уртача 12 процентка кадәр күбрәк бирергә сәләтле.
Ә көзге чәчүне игенчеләребез бик вакытлы төгәлли алды – 20 мең 268 гектар мәйданда салынды орлык җир куенына.