Чараның төп максаты - Татарстанның дәүләт телләрен һәм республика халыкларының телләрен саклауга, өйрәнүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны ачыклау.
Эшләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә: «Интернет челтәре өчен медиаресурсның иң яхшы проекты», «Мәгълүмат кампаниясенең иң яхшы проекты», «Туган тел турында промороликның иң яхшы проекты», «Интернет челтәрендә туган телгә ярдәм итү буенча иң яхшы интернет-акция проекты», «Instagram дагы иң яхшы аккаунт проекты», «ВКонтакте» төркеме, туган телен популярлаштыручы /туган телен саклаучылар».
Номинацияләрдә җиңгән эшләр авторлары үз проектларын тормышка ашыру яки үстерү өчен грантларга ия булачак. Гомуми приз фонды 2021 елда - 500 мең сум.
Гаризалар һәм документларны "Живой язык — живая нация" ("Тере тел — тере милләт!") конкурсы» тамгасы белән түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: 420111, ТР, Казан, Кремль урамы, 8, 2 кат, 219 нчы кабинет, ИТ-бергәлекнең үсеш секторына килеп яки почта аша.
Ел саен уздырыла торган бәйгене Татарстан Минцифрсан, шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы “Татмедиа” оештыра.