Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау айлыгы кысаларында Ташбилге авыл мәдәният йортында “Без террорга каршы” дигән тематик кичә үткәрелде. Әңгәмә барышында «террорчылык», «теракт» һәм террорчылык актларын башкарырга теләк тудыручы сәбәпләр турында төшенчәләр ачылды. Шулай ук теракт куркынычы барлыкка килгән очракта һәм әсирлеккә эләккән очракта үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында да сөйләнелде, аерым игътибар экстремаль ситуацияләрдә үз-үзен тотышка бирелде. Чара азагында “Терроризм - бөтен дөнья проблемасы” дип исемләнгән электрон презентация үткәрелде.