Гражданнарны 10.00дән 11.00 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары кабул итәчәк. Кайнар линия телефоны (843)255-25-71.
Яңа законның гамәлдә булуы гараж билгеләнешендәге объектларга (рөхсәтсез төзегәннәргә түгел) кагыла, бары тик 2004 елның 30 декабренә кадәр, ягъни шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән фундамент һәм диварлары булган капиталь объектларга гына кагыла. Гараж амнистиясе буенча гараж гына түгел, ул урнашкан җир участогын да рәсмиләштерергә мөмкин. «Гараж амнистиясе» 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.