"Автосессия-2021"конкурсы узды

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлки ЮХИДИ профилактикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Әлки бүлекчәсе, Әлки районы ЮХИДИ бүлеге белән берлектә, урта махсус уку йортлары студентлары арасында юл - транспорт һәлакәтләре санын киметү, яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен ныгыту, урта махсус уку йортлары укучыларын Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү максатыннан Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалында "Автосессия-2021"конкурсы үткәрделәр. Катнашучылар «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «автомобильне фигуралы йөртү»этапларында ярышты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны Сагутдинов Салават, 2 урынны Мәҗитов Айрат, ә 3 урынны Гәрәев Айзат алды. Калган катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар . Барлык катнашучылар да «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»ДБУ дипломнары һәм призлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International