Татарстанда «Пушкин картасы»яшьләр программасы эшли башлады

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Порталда «Пушкин картасында катнашучы» дигән тамга белән барлыгы 84 мәдәният учреждениесе теркәлгән, шул исәптән 4 шәхси мәдәният учреждениесе (Булактагы яшьләр театры, «Liberta» яңа драма театры, Шәһәр панорамасы, Казан иконасы музее). Эксперт советы тарафыннан 479 чара расланган, экспертлар модерациясендә 50 вакыйга, «PRO.Мәдәният.РФ» порталы белгечләре модернизациясендә тагын 174 вакыйга бар. 14-22 яшьлек яшь татарстанлылар музей, театрлар, концертлар һәм филармонияләргә бару өчен 3 000 сум номиналлы карта ала алачак. "Пушкин карта”сын электрон рәвештә “Почта банкы" кушымтасына заказ бирергә яки 1 октябрьдән банкның якындагы бүлегендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International