Укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрелде

2021 елның 24 сентябре, җомга

ЮХИДИ бүлеге пропаганда буенча инспекторы Советников А.В. һәм Әлки районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Вәлиәхмәтова Л. Г. балаларга юл аша чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләрен, автокреселларны һәм куркынычсызлык каешларын куллану кирәклеген, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллану турында аңлаттылар. Беренче сыйныф укучылары "Сакла" мәгариф порталыннан "Исәнме, мәктәп" видеофильмын карадылар. Барлык беренче сыйныф укучылары да бүләккә яшь җәяүле өчен яктылык кайтаручы элементлар һәм дәфтәрләр алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International