Аппак мәдәният йортында "Яшьләр террорга каршы” дигән темага мәктәп укучылары белән очрашу булып узды. Чара барышында терроризмның кешелекнең глобаль проблемасына әйләнүе, аның күренешләре массакүләм кеше корбаннарына китерүе, ул физик тән җәрәхәтләре генә түгел, психологик имгәнүләр дә китерүе турында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар терроризмның нәрсә икәнен, аның төрләре, аның максатларын белделәр, терроризм тарихына «чумдылар».