Республика муниципаль районнарында зона семинарлары уза

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Әлеге семинарлар Балтач һәм Актаныш районнарында инде узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар һәм хуҗалыклар зоотехниклары катнашты.

Киңәшмәдә 2021 елның терлекчелек тармагының 8 айлык  эшенә йомгак ясалды. Бу тема буенча  хуҗалыкта селекция-генетика эшен оештыру һәм терлек азыгының сыйфаты турында фикер алыштылар.

Семинарда авыл хуҗалыгындагы инновацияләр - сөтне суыту технологиясе дә, саву җайланмаларын дезинфекцияләү технологиясе дә игътибардан читтә калмады.

Әлеге семинар Баулы һәм Балык Бистәсе районнарында да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International