Әлки районында бәйрәм ярминкәсе узачак

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Сатуга бөртек, фураж, көрпә, ит, сөт һәм аннан эшләнгән ризыклар чыгарылачак. Шулай ук бәрәңге, кишер, чөгендер, суган һәм башка төр яшелчәләр тәкъдим ителер. Ярминкәдә  салам, печән булыр дип көтелә. Халык утын, такталар сатып алалыр. Өлкәннәргә сатып алган әйберләрен транспорт белән өйләренә илтеп кую оештырылачак.

Бәйрәм ярминкәсе иртәнге 9 да башлана

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International