Шушы көннәрдә “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә бүләкне тантаналы төстә иясенә тапшырдык. Смартфонны алырга Виктор Власовичның хатыны Татьяна Анатольевна килгән иде.
Ул күп итеп газета-журналларга язылулары, рәхәтләнеп шуларны укулары хакында сөйләде.
Татьяна Анатольевна 20 мең сумлык бүләккә бик шатлануларын әйтте, киләчәктә дә “Татмедиа” үткәргән акцияләрдә катнашачагын белдерде.