"Көз буяулары" көзге кул эшләре конкурсы

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Алтын көз-матур төсләргә һәм җиләк-җимешләргә бай могҗиза чоры.Табигать үзе безгә төрле иҗат өчен бай материал сайлау мөмкинлеге бирә.Көзге табигатьнең гүзәллеге үз матурлыгы белән таң калдыра һәм шагыйрьләргә, рәссамнарга гына түгел, балаларга да илһам бирә.Каракүл мәдәният йортында да көз сизелмичә узмады. Клуб хезмәткәрләре көзге кул эшләре конкурсы "Көз буяулары"үткәрделәр. Балалар үзенчәлекле эшләнмәләр ясадылар,барлык эшләнмәләр дә бик матур,күркәм, үзенчәлекле һәм төрле килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International