Бүген район мәдәният йортында "Еллар берни түгел, күңелләр яшь булсын” дип исемләнгән концерт булды. Анда район үзәгенең өлкән буын вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре чакырылды. Алар хөрмәтенә җырлар, шигырьләр, биюләр яңгырады.