Педагогик хезмәт ветераны Казнова И. А. янына бардылар

2021 елның 1 октябре, җомга

Өлкәннәр һәм укытучылар көне алдыннан 11 А сыйныф укучылары Савинов Артем, Садыйков Ильяс, Серягин Руслан, Вафин Камил педагогик хезмәт ветераны Казнова Ираида Александровнага бардылар, аны укытучылар һәм өлкәннәр көне белән котладылар.

Балалар ишегалды территориясен җыештырырга булыштылар, бакчаны казыдылар, чүп-чар чыгардылар. Ираида Александровна аларга күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәтен белдерде . Аны онытмауларына бик күңелле булды аның. Ул һәрвакыт укучылар белән шатланып аралаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International