Юл-транспорт имгәнүләрен киметү максатыннан Әлки районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре, “Юл хәрәкәте иминлеге " ДБУ хезмәткәре, Борискино урта мәктәбенең ЮИД отряды балалары катнашында җәяүле кичүе янында акция үткәрделәр. Акция башланыр алдыннан укучылар белән юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм юл аша ничек дөрес итеп чыгарга кирәклеге турында профилактик әңгәмә үткәрелде. Шуннан соң, мәктәп янында җәяүлеләр кичү юлы алдыннан "Урам аша чыкканда куркынычсызлыкка инан” дигән кисәтү язылды. Акциядә катнашучылар мондый язулар җәяүлеләрнең һәм велосипедчыларның игътибарын җәлеп итәр, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, юлны дөрес һәм куркынычсыз чыгу турында уйланырга мәҗбүр итәр, дип өметләнә. Акциядә катнашучыларның барысы да ЮХИДИ идарәсеннән бүләкләр алдылар.