Үзәк урамнар иртәдән төрле йөк машиналары белән тулды. Ул арада сатучылар өстәлләренә Мамадыш, Саба районнарында җитештерелгән сыр, май, казылык, Ульяновск өлкәсеннән ысланган ит, каймак һәм эремчек урнаштырды. Тырыш әлкилеләр дә сынатмады-яңа гына суеп чистартылган каз һәм үрдәк, яңа гына суйган сыер ите, балык, сөт һәм сөт продуктлары, атланмай, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка бик күп әйберләр алып килделәр. Шулай ук сатуда утын, печән һәм салам да бар иде.
Ә үзешчән артистлар ачык һавада концерт күрсәтеп, ярминкәгә бәйрәм рухы өстәде. Микрофоннар тынып тормый: район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар халыкның яраткан иҗади номерларын башкара.