Район ветеринария берләшмәсе УАЗ базасында эшләнгән махсус автомашинага ия булды.
Күптән түгел Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә районның төрле мәктәпләреннән килгән әти-әниләр рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карадылар.
Районда үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 52 очрагы ачыкланган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре шул исәптән исерек хәлдә рульгә утырган бер йөртүчене тоткарлаганнар.
Балалар иҗаты йортында шөгыльләнүче Нияз Гайфуллин “Шәһәр – балачак яклавы астында” дигән җәмгыяви экологик реклама республика конкурсының “Робототехника” номинациясендә өченче урынны алды.
Районда үткән атнада өч чит ил кешесе миграция исәбенә куелган.
Болар Чехия, Әзербәйҗан, Әрмәнстан гражданнары. Алар барысы да безгә эшкә килгәннәр.
Атна дәвамында полиция хезмәткәрләре чит ил гражданнарының миграция закончалыгы таләпләрен ни дәрәҗәдә үтәвен тикшергәннәр. Нәтиҗәдә өч административ хокук бозу факты ачыкланган.