Базарлы Матак урта мәктәбенең тимурчы отрядлары шефлыкка алынган ветераннарны Өлкәннәр көне белән котлады. Балалар аларга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, ветераннарга нык сәламәтлек теләделәр, кечкенә бүләкләр тапшырдылар. Өлкәннәрнең күбесе ярдәмнән баш тарта, шулай да кайберләренә укучылар бакчаларын казыды, ишегалдын җыештырды. Ветераннар балалар белән бик теләп аралаша, тормыш тарихы белән уртаклаша.