Әлки районында гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре узачак

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Тренировканың темасы: «Россия Федерациясе территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару».

Максаты:

1.   Хәзерге заман янауларын һәм куркынычларын исәпкә алып, тиз үзгәрүчән шартларда халыкны яклау буенча карарлар кабул иткәндә гражданнар оборонасы һәм гражданнар оборонасы белән идарә итүне гамәлгә ашыручы орган җитәкчеләренең гамәли күнекмәләрен камилләштерү.

2.   Гражданнар оборонасы чараларын үтәгәндә һәм авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләр башкарганда Гражданнар оборонасы көчләре гамәлләренең нәтиҗәлелеген һәм бердәм эш итүен арттыру.

3.   Хәрби конфликтларда килеп чыккан куркынычлар турында халыкка хәбәр итү системаларының әзерлеген һәм эшкә сәләтлелеген тикшерү.

4.   Барлык дәрәҗәдәге Гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планнарының чынбарлыгын тикшерү.

Тренировка ике этапта үткәрелә.

I этапта “Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планын гамәлгә кертү" (2021 елның 6 октябрендә 10.40 тан 18.00гә кадәр) Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, гражданнар оборонасы хезмәтләренә төрле техник чаралар һәм элемтә каналларын кулланып хәбәр итү һәм аларны җыю.

II этапта: “Зур масштаблы гадәттән тыш хәлләр һәм хәрби конфликтлар шартларында гражданнар оборонасын алып бару” (2021 елның 6 октябрендә 10.40 тан 18.00гә кадәр) Гражданнар оборонасы, Гражданнар оборонасы объектларын (элементларын) җәелдерү, эвакуация чараларын үткәрү.

Тренировканың уку-укыту мәсьәләләрен эшләү шартлы сигналларны җиткерү һәм хәлне кыенлаштыру планы нигезендә башкарылачак.

10.40 дан 10.43 кә кадәр хәбәр итү системасын  (электросиреналар) һәм «ИГЪТИБАР!»сигналын кертү.

2021 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көненә багышланган Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәресләре үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International