Әлки муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы булды

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Район Башлыгы А.Ф.Никошин рәислегендә Әлки муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.Район халкы арасында наркомания һәм башка тискәре күренешләрнең таралуын кисәтү буенча авыл җирлекләре эше турында.

2.Район мәдәният учреждениеләренең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эше турында.

3.Массакүләм мәгълүмат чараларының халык арасында наркомания, токсикомания, алкоголизм һәм башка тискәре күренешләрне профилактикалауда роле турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International