Гадәттәгечә, Өлкәннәр көнендә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Әлки җирле бүлекчәсе Башкарма комитет белән берлектә Юхмачы авылы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында төрле ял һәм мәдәни-массакүләм чаралар үткәрә.
Шулай итеп, 2 октябрь көнне интернатта тәрбияләнүче янында Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгат улы һәм җирле бүлекчә секретаре Никошин Александр Федорович булып китте. Камил Әсгатович һәм Александр Федорович бәйрәм белән котладылар, анда яшәүче әби-бабайларның яшәү һәм хезмәт күрсәтү шартлары белән таныштылар. Александр Федорович «Бердәм РОССИЯ»партиясенең җирле бүлекчәсе әзерләгән татлы бүләкләр тапшырды.