Бүген - Укытучылар көне. Иртәдән укучылар укытучыларны чәчәк бәйләме, музыка белән каршы алды. Бу көн, традиция буенча, җирле үзидарә көне булып санала. Көн дәвамында югары сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучылары белән дәресләр үткәрде. Мәктәптә фотозона эшләде. Дәресләрдән соң мәктәпнең актлар залында концерт булды.