5 октябрь көнне Хузангай һәм Юхмачы авыл китапханәләрендә өлкәннәр көненә багышланган "Бары тик көз җитте" дип исемләнгән тематик кичә узды..Китапханәчеләр үз укучыларын бәйрәм белән котладылар, көз турында шигырьләр укыдылар. Чара кунаклары яшьлек, мавыгулары турындагы хатирәләре белән бик теләп уртаклашты. Китап экспозициясе янында әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Өлкәннәр «Акыллы сүз» викторинасында катнашты.