Алпар авыл китапханәсендә “Кая укырга керергә?” дигән һөнәри юнәлеш сәгате үтте. Сайланган һөнәр күбесенчә тормыш барышын билгели. Шуңа күрә һөнәрнең абруена гына түгел, шәхси өстенлекләренә дә таянып, дөрес сайлау мөһим. Чөнки эш шатлык китерергә тиеш. Бу хакта һәм башка күп нәрсә турында сүз барды.