5 нче сыйныфлар арасында «Акыллы спорт» шахмат турниры

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

"Башта уйла, аннары йөреш, адым, гамәл яса. Бу - шахмат принцибы. Әгәр планетада күбрәк кеше шахмат уйнаса, кабул ителгән дөрес булмаган карарлар саны кискен кимер иде. Шахмат ярышы - үз-үзеңне тоту, логика, шулай ук вакыйгалар үсешен исәпләү буенча ярышлар. Шаһитлар зирәк акыл ияләренең һәм хакимнәрнең нәзакәтле уены саналса да әкренләп бөтен кешенең акылын һәм күңелен биләп ала. Ә бу уен ерак һәм серле Һиндстаннан күп гасырлар элек килгән. Базарлы Матак урта мәктәбенең санлы һәм гуманитар профильле өстәмә белем бирү педагогы Шәмсетдинова Рамилә Илгиз кызы 5 нче сыйныф укучылары арасында шахмат буенча «Акыллы спорт» турнирының беренче этабын үткәрде. Турнирда 5-11 сыйныф укучылары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International