Чуаш Кичүе авыл мәдәният йорты мәктәп укучыларын «Музей почмагы»на экскурсиягә чакырды. Әлеге экскурсия Туган телләр елына, туган телне һәм халык традицияләрен саклауга багышланган. Балалар зур кызыксыну белән ата-бабаларыбызның көнкүреш әйберләрен карадылар.