Базарлы Матак урта мәктәбенең математика укытучысы Фәйзуллина Гөлнур Илшат кызы, заманча мәгариф технологияләрен кулланып, практик дәресләр үткәрә. Үз дәресләрендә ул пространстволы күзаллауны, логик фикерләүне үстерә, күпкырлыларның кисемнәрен төзүгә бурычларны хәл итү күнекмәләрен формалаштыра, куелган максатка ирешү өчен үз гамәлләрен анализлый, аны башкаруның оптималь юлын эзли белә.