Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Башкортостан Республикасы территориясендә кош гриппы ачыклау турында хәбәр итә

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

«Племптицезавод Благоварский» ҖЧҖен, Башкортостан Республикасының Благоворский районын тикшерү барышында, кош гриппына тикшеренүләр өчен үлгән үрдәкләрдән һәм казлардан паталогик материал үрнәкләре сайлап алынды һәм «ЦНМВЛ» ФДБУнең Башкорт филиалына, Башкортстан НПВЛ ГБУ филиалына җибәрелде. Сынаулар протоколы нигезендә А гриппы вирусының генетик материалы табылган. Паталогик материал «ВНИИЗЖ» ФДБУда раслау өчен җибәрелде. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2021 елның 24 мартындагы 158 номерлы боерыгы белән расланган югары патогенлы кош гриппы чыганакларын таратуны һәм бетерүгә юнәлдерелгән профилактик, диагностик, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыруның ветеринария кагыйдәләре нигезендә оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары комплексы уздырыла. Шуңа бәйле рәвештә Идарә Россия Федерациясенең имин булмаган субъектларыннан кош гриппын кертмәү буенча тулы чаралар күрергә киңәш итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International