Бушлай онлайн-курс җиде укыту көнен үз эченә ала – курс тыңлаучылары һөнәри максатлар куярга, карьера планлаштырырга, үзләренең көчле якларын билгеләячәк һәм шәхси үсеш буенча озак вакытка исәпләнгән планны тәшкил итәчәк. «Карьера остаханәсе» курсына программа сайтында теләсә кайсы вакытта язылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Минцифрның Матбугат хезмәте.
«Без татарстанлыларны яңа цифрлы компетенцияләргә өйрәтү эшен дәвам итәбез. Узган ел 23 мең кеше белем алды, - дип билгеләп үтте Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. - Без яңа укыту программалары барлыкка килүне хуплыйбыз, бигрәк тә digital c нульдән карьера башларга булышучыларны».