Әлки ветеринария табиблары котыру авыруына каршы чаралар күрә

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Районның ветеринария берләшмәсе һәм участок пунктлары белгечләре шәхси хуҗалыкларында асралучы мөгезле эре терлекләргә, атларга, сарыкларга, шулай ук эт-мәчеләргә котыру чиреннән вакцина кадату белән шөгыльләнәләр.

 

  Куркыныч авыруны кисәтү чарасы терлекләр, йорт хайваннары хуҗаларына бер тиенгә дә төшми – моны ветеринарлар бушлай эшли.

 

Алар аучылар һәм егерьләр ярдәме белән кыргый җанварларны да котыру чиреннән саклауны кайгырталар: урман кырыйларында,болыннарда күпләп вакцина таратканнар. Кабып йота торган итеп эшләнгән әлеге вакцина төлкеләрне, башка җәнлекләрне куркыныч чирдән саклаячак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International