Әлки районы китапханәләренә меңнән артык яңа китап кайтты

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Быел район үзәкләштерелгән китапханә системасына 3134 данә яңа китап кайтарылган.

Аларның 1568 е рус, 1485 е татар, 80 е чуаш телләрендә.

Китаплар нигездә Татарстан милли китапханәсеннән, Татарстан китап нәшриятыннан, “Татмедиа” җәмгыятеннән килә, район бюджеты хисабыннан сатып алына. Китаплардан тыш китапханә системасы күптөрле газета-журналлар да яздырып ала. Китапханәләргә кайткан һәр яңа басма турында инстаграммнан укып белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International