Супер-әни, уңышлы бизнес-леди, талантлы мәдәният хезмәткәре, танылган лидер, бер сүз белән әйткәндә, дөньяны үз гаиләсендә, коллективта һәм башка бергәлекләрдә тәртипкә сала белгән төрле эшчәнлек өлкәләрен тәкъдим итүче югары профессионалларны «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән»республика конкурсында көтәләр.
Ноябрь башында конкурс башлануы турында оештыру комитеты игълан итте.
Традицион, еллык конкурс Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәмендә уза.
Конкурсны оештыручы һәм башлап җибәрүче - “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы.
Конкурсны оештыручылар арасында - ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.
Конкурсның партнерлары - ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Конкурс 8 хатын-кыз номинациясеннән тыш 10 номинация буенча үткәрелә, конкурста «Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән» дигән махсус өлеш каралган, аерым номинацияләр - «Ир-ат - лидер» һәм «Ир-ат - игелекле йөрәк».
Конкурс 3 этапта уза: муниципаль берәмлекләрдә 2021 елның 30 ноябренә кадәр, аннары зона турлары 2022 елның 14 февраленә кадәр.
Конкурсның йомгаклау этабы-финалы Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узачак.
Тулырак мәгълүмат https://disk.yandex.ru/i/c1d-2QRey-gdhA